Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда С.Сәйдәшевка багышланган "Халык мәхәббәте лауреаты" музыка сәнгате бәйрәме оештырылачак

25 май көнне 17:00 сәгатьтә татарның танылган композиторы Салих Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, профессор "Сәйдәш" мәдәният үзәгенең мәдәният һәм сәнгать буенча директор урынбасары Лима Кустабаева. Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында (Татарстан урамы 2) урнашкан Салих Сәйдәшев һәйкәле янында узачак “Халык мәхәббәте лауреаты ” музыка сәнгате бәйрәме өченче тапкыр оештырыла. Бәйрәм халыкның Салих Сәйдәшев калдырган мираска булган мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып үткәрелә. КФУ Сәнгать бәйрәменең авторы һәм режиссеры Лима Кустабаева. Чарада танылган җырчылар, республиканың сәнгать коллективлары, театр, уку йортлары һәм Татарстанның иҗат оешмалары вәкилләре катнашачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев