Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда рус шашкасы буенча Р.Г. Нәҗметдинов Мемориалы үткәрелде

Күптән түгел 10 яшькә кадәрге һәм 13 яшьлек малайлар-кызлар арасында беренче тапкыр рус шашкасы буенча Р.Г.Нәҗметдинов Мемориалы булды. Акыл уены спортчылары – 65 кеше – Татарстанның Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Тәтеш районнары, Казан, шулай ук Архангельск һәм Удмуртия кунаклары Татарстан башкаласына җыелды. Ярышның хөкемдары Северодвинксидан Анатолий Ярославцев иде. Бу хакта “Тәтеш таңнары” газетасы хәбәр итте.

“10 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар 11 турда Швейцария системасы буенча уйнадылар. 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында көчлеләрне ике этаплы система буенча ачыкладылар: беренче этапта катнашучылар әйләнүле система буенча уйнадылар, шуннан соң җыелган барлык очколар исәбе белән иң яхшы дүртлектәгеләр арасында үзара тагын өчәр партия уздырылды. Призерлар дипломнар, медальләр, призлар белән бүләкләнделәр. Катнашучыларның барысы да призлар – милли ризык – чәк-чәк алдылар”, – диде тренер Наталья Юдина.

“Далила Опалева һәм Илназ Зәйнуллин бронза призерлар булдылар. Мария Лашмановага Мактау пьедесталының өченче баскына күтәрелергә аз гына җитми калды. Камил Минкин иң яхшы унлыкка керде. Хөрмәтле чемпионнарга алмаш үсә!” – ди Тәтешнең шахмат һәм шашка мәктәбе җитәкчесе Александр Самаркин, үз шәкертләренең нәтиҗәләреннән канәгать калып.

Шул рәвешле, Татарстан шашкасы сайты tatshashki.ru бу ярышлар турында хәбәр иткәнчә, 10 яшькә кадәрге малайлар арасында Биектау районыннан Павел Девин, җыеп булган 11 очкодан 9ны туплап, җиңүгә ирешкән, аннан 1 генә очкога калышып, Казаннан Сергей Лазаревка көмеш насыйп булган, шулай ук 8 очко җыйса да, Лазаревтан Бухгольц коэффициенты буенча калышкан Удмуртия малае Кирилл Возняков бронза алган. Шул ук яшьтәге кызлар арасында Удмуртиядән килгән 2 вәкил алдагы урыннарны эләктергән: 8,5 очко белән Алинә Галимова – беренче, Руслана Абдрахманова – икенче, Казан кызы Ләйсән Насыйбуллина – өченче.

13 яшьлекләр арасында Казан үсмерләре беренче ике урыннны алган: Николай Гаврилов мөмкин булган 9 очконың 8ен туплап, алдан ук җиңүче булган, Йосыф Вахотин – икенче, Тәтеш районыннан Илназ Зәйнуллин – өченче. Кызлардан да Казан вәкилләре алтын белән көмешне кулдан ычкындырмаган: Дарья Пигачева 8 очко белән – беренче, аннан 0,5 очкога гына калышып, Дарья Шонина – икенче, Тәтеш районыннан Далила Опалева – өченче.

Нәтиҗәдә, үз ишләре арасында шашка буенча тәҗрибә туплаучы 28 спортчы бүләкләнгән. Гомуми приз фонды 35 мең сум булган, дип хәбәр итә Татарстан шашкасы сайты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев