Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале уза

Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ноябрь, икенче ел инде, күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале уза торган ай. Быелгы фестиваль 25 ноябрьдә зур Гала-концерт белән тәмамланачак, дип хәбәр итә филармониянең матбугат хезмәте.

Рөстәм Яхинның тууына 95 ел тулуга багышланган фестиваль кысаларында, 12 ноябрьдә музыкант, СССРның халык артисты Элисо Вирсаладзе чыгыш ясый. II классик музыка фестивале 25 ноябрьдә Гала-концертта Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "La Primavera" оркестры, пианист Рэм Урасин, шулай ук Альбина Шаһиморатова, Идрис Газиев, Резидә Галимова, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри, Екатерина Воронцова кебек танылган җырчылар катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев