Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Россиянең яшь эшмәкәре-2016" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы финалы узачак

8 ноябрьдә Башкалабызда "Россиянең яшь эшмәкәре-2016" Бөтенроссия бәйгесенеңң төбәк этабы финалы узачак. Анда Татарстан яшь эшкуарларының иң яхшы бизнес-проектларына нәтиҗә ясалачак, дип хәбәр итә Татарстанның Җәмәгать эшлеклеләре берлеге матбугат хезмәте.

Тамашачыларны мавыктыргыч шоу-программа, финалистлар чыгышлары көтә. Бу чарада танылган җәмәгать эшлеклеләре, сәясәтчеләр, дәүләт органнары вәкилләре, эшкуарлар катнашачак. Яшьләрнең төрле номинацияләрдә иң яхшы бизнес-проектлар тәкъдим ителәчәк. Әлеге проектлар бәйгесе ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән Казанда, Чаллы һәм Чистайда оештырылган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев