Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Россия һәм Төркиянең хокук белгече, дәүләт һәм иҗтимагый-сәясәт эшлеклесе, язучы Садри Максудига һәйкәл куелачак

Һәйкәл башкаланың Әпсәләмов урамында урнашкан "Истанбул" скверында пәйда булачак.

Шул хактагы тендер Татарстан Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тарафыннан дәүләт сатып алулары сайтында бастырылды. Контрактның башлангыч бәясе – 14 миллион 93 мең сум. Гаризалар 14 октябрьгә кадәр кабул ителә, аукцион 17се көнне үткәрелә.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев