Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган халыкара конференция узачак

11-12 октябрь көннәрендә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган “Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә институтның татар әдәбияты кафедрасы белгечләре хәбәр итте. 11 октябрь көнне 14:00 – 15:30 сәгатьтә Роберт Миңнуллин белән очрашу һәм китапларының презентациясе булыр дип көтелә. 12 октябрьдә 10:00 – 11:00 сәгатьтә Халыкара конференциянең институтның өченче катында урнашкан актлар залында тантаналы ачылышы, шунда ук 11:00-13:00 сәгатьтә “Шәрык һәм гареб контекстында төрки халыкларның әдәбияты һәм сәнгате” конференциясенең пленар утырышы булачак. Соңыннан конференциянең секцияләре эшләячәк. Пленар утырышның модераторлары: Баку дәүләт университетының профессоры Рәмис Әскәр, И.Н.Ульянов исемендәге Чувашия дәүләт университеты профессоры Виталий Родионов һәм КФУ профессоры Фоат Галимуллин.
  • Чара Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан, Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты һәм Әзербайҗан республикасының милли фәннәр академиясе катнашында оештырыла.

Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев