Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда РФ мәдәният министры В.Р.Мединский катнашында илкүләм киңәшмә узачак

27-28 октябрь көннәрендә Казанда илкүләм "Россия бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасында" дигән киңәшмә узачак. Киңәшмә Россия Федерациясе мәдәният министры В.Р.Мединский инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Аның эшендә Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар, чит ил белгечләре катнашыр дип көтелә. Катнашучыларга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан бөтендөнья мирас объектлары тәкъдим ителәчәк: Казан Кремле, Болгар тарихи-археология комплексы, Успение соборы монастыре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге. Әлеге объектлар православ һәм ислам диненең бер-беренә уңай йогынтысын һәм Россия халыклары арасында тынычлык сәясәте алып барган эзлекле эшне чагылдыра.      
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев