Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда республика хатын-кызлар ифтары оештырылачак

Бу хакта “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина хәбәр итте. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Бүгенге җәмгыятьтә мөслимәләр үз урыннарын таба аламы?” дигән темага матбугат очрашуы узды. Журналистларның сорауларына Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлегенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәния Җәләлиева, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлегенең дәгъват берлеге җитәкчесе Сәйдә Аппакова һәм мөселман киемнәре дизайнеры Зәринә Бабаҗан җавап бирде. Наилә Җиһаншина белдергәнчә, Татарстан мөслимәләр берлеге җәмгыятьтә актив эшчәнлек алып бара. “Бүгенге көндә мөслимәләр арасында берләшү башланды, - ди Наилә Җиһаншина. - Хатын-кызлар мәчет, мәдәни үзәк тирәләрендә туплана. Алар дуслаша, аралаша. Милли җанлы кешеләр җыелган урында дин дә, тел дә, милли гореф-гадәтләр дә барлана. Мөселман хатын-кызлары бизнес белән дә актив шөгыльләнә башлады. Җитәкче урыннарда да мөселман хатын-кызлары нәтиҗәле хезмәт күрсәтә. Шәхсән үзем яулыктан булгач, Дәүләт Думасына кереп анда фикер алышуларда катнашырга читенсенә идем. Аллага шөкер минем яулыгыма беркем дә игътибар итми башлады. Димәк, яулык безнең җәмгыятьтә комачауламас, дигән өмет уянып бара. Безнең берлек Бөтендөнья християн хатын-кызлар җәмгыяте белән дуслык мөнәсәбәтләре корды. Аларда да яулык тыелмаган, яулык кию хатын-кыз өчен горурлык”. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина шулай ук, Быел Татарстанда хатын-кызлар өчен аерым республика ифтары оештырылачагы турында да әйтте. “Гадәттә республика  ифтарына 10 меңләп кеше җыела торган иде. Быел зур ифтарга ирләр аерым, хатын-кызларны аерым җыелыр дигән фикер бар”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә мөслимәләр лидеры. Мөселман киемнәре дизайнеры Зәринә Бабаҗан иҗаты Казан хатын-кызларына шактый таныш. Зәринә озак еллардан бирле мөселман киемнәре җитештерү белән шөгыльләнә. Дизайнер фикеренчә, милли күлмәкләргә ихтыяҗ елдан-ел арта бара. Хатын-кызлар милли үзенчәлекле киемнәргә зур игътибар күрсәтә. Бәйрәм тантаналарында гына түгел, ә көндәлек тормышта да үзенчәлекле күлмәкләргә өстенлек бирелә башлаган. Татарстан мөселман хатын-кызлары берлегенең дәгъват берлеге җитәкчесе Сәйдә Аппакова һәрдаим халык арасында агарту эшләре алып баруын хакында сөйләде. Ир-хатын мөнәсәбәтләре, баланы дини юнәлештә тәрбияләүнең нәтиҗәлелеген раслады. Үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, журналистларны да вәгазьләүне кирәк, дип тапты. Мәчет салдырган бердәнбер хатын-кыз, Татарстан мөселман хатын-кызлары берлегенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Фәния Җәләлиева дини белем бирүнең кирәклегенә басым ясады. “Шәригать кануннары буенча гомер итү үзе бәхет, - диде Фәния абыстай. - Дини белемне алырга мәчетләргә барырга кирәк. Күп кыенлыклар динне белмәүдән килә. Яулыктан йөреп тә, шәригать кануннарын белмәүчеләр бар, чөнки мәчетләрдән кала, шәригать кануннарын өйрәтмиләр. Шунысы куанычлы соңгы араларда әхлак мәсьәләләре, гореф-гадәтләр барлана башлады”. Сүз уңаеннан, дөньяви мәктәпләргә абыстай вәгазьләрен ирештерүне дә гамәлгә кертүне җайга салу  мәсьәләләре турында да сүз кузгатылды. Абыстайлар белән очрашу 8 март бәйрәме алдыннан оештырылганга күрә, журналистлар дөньяви бәйрәмгә карата да сорау бирде. Наилә Җиһаншина әлеге уңайдан пәйгамбәр сүзләренә таянып, халыкны шатландыра, күңелен күтәрә торган бәйрәмнәрдән тыярга ярамый, диде.
Мөршидә Кыямова, Татар-информ
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев