Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда прокатка чыга торган беренче тулы метражлы башкорт фильмын карарга мөмкин булачак

3 августтан Башкортстан режиссеры Айнур Аскаровның "Из Уфы с любовью!" дип исемләнгән кинокартинасы Россия күләмендә прокатка чыга. “Бу - прокатка чыга торган беренче тулы метражлы башкорт фильмы”, - диде режиссер “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Айнур Аскаров сүзләренчә, фильм Башкортстан кинотеатрларында инде 3,5 ай бара һәм һәрвакыт тулы заллар җыя. Кинотасманың сюжеты да бик гади. Армия хезмәтеннән кайткан егет гаилә кору, өйләнү турында хыяллана. Әмма аның сөйгән кызы егетне көтмәве ачыклана. Өстәвенә, сөйгәненә армиягә кадәр бүләк иткән йөзек тә югалган. Ә ул йөзек гаилә кыйммәте санала. Әбисе бу хакта белсә, егетне ачуланачак. Шуңа да төп герой шул йөзекне эзли башлый... “Фильмның матди чыгымы - 5 млн сум. Җиһазларны да санасаң, 7 млн сумга туладыр. Кинотасманы грант акчасына төшердек. Башкортстандагы прокатта тотылган акчаларны тулысынча диярлек кайтардык инде. Бездә тамашачылар фильмның тулы вариантын, ягъни 100 минутлыкны карый. Россиядә исә 90 минутлы кинотасма тәкъдим ителәчәк. Ул хәрәкәткә баерак, вакыйгалар тизрәк бара”, - дип аңлатты Айнур Аскаров. Фильмны илнең 55 кинотеатрында, шул исәптән, Казанда да карарга мөмкин булачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев