Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Печән базары" фестивале узачак

Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы үткәрә торган “Печән базары” фестивале 13 августта булачак. Бу хакта Форумның лидеры Тәбрис Яруллин кичә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында үткәрелгән Җәйге шигъри слэм вакытында хәбәр итте. “Печән базары” проекты быел да Иске Татар бистәсендә – Кабан күле яр буенда буенча үтәр дип планлаштырыла. Мәгълүмат өчен: Печән базары - XVIII–ХХ гасыр башларында Казанның Иске Татар бистәсендә урнашкан сәүдә урыны булуы белән бергә иҗтимагый һәм мәдәни үзәк тә. Печән базары ул — шәрыкъ базары тибындагы урын булып торган. Габдулла Тукайның "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасында ачык чагылыш таба. Базар үзәге булып Печән базары мәчете торган. Бүген бу мәчет Нурулла мәчете дип атала. “Печән базары” проектын Бөтендөнья татар яшьләре форумы яңартты. Проект кысаларында ярминкә, балалар мәйданчыгы, “Минем татар бистәсе” экскурсиясе, поэтик перформанс уза. Җәйге шигъри слэмның финалы да биредә үтә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев