Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Остазбикә сүзе" китап булып басылды

Татарстан башкаласының " ZurKazan" басмаханәсендә күренекле абыстай Нәкыя Хафизованың "Остазбикә сүзе" китабы дөнья күрде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Нәкыя Хафизова сүзләренчә, китап чыгаруның төп максаты - нәсел шәҗәрәсен төзү, буыннар чылбырын ныгыту һәм халкыбызны дингә, милли мәдәниятне саклауга, үстерүгә өндәү. Китапка күренекле остазбикә, мөнәҗәтче, дини-милли күлмәкләр тегүче һәм таратучы Нәкыя абыстай Хафизова-Ихсанованың тормыш истәлекләре, ислам дине үсеше турында уйланулары, газета-журналларда басылган мәкаләләре тупланган. Шулай ук җыентыкка авторның замандашлары фикерләре, Азнакай районының юкка чыккан Яңа Ташлыяр авылы тарихы сәхифәләре урнаштырылган. "Остазбикә сүзе" китабына кереш сүзне авторның авылдашы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров язган. Шулай ук китапка Рәшидә абыстай Исхакый, журналистлар Әлмирә Әдиатуллина һәм Мөслимә Шәфыйк, телевидениенең тере легендасы Лия Заһидуллина, рәссам һәм декоратор Флера Дәминова кебек танылган кешеләрнең Нәкыя абыстайның эшчәнлеге турында фикерләре кертелгән. Тагын 1 атнадан, 2 июль көнне, Нәкыя Хафизова "Ярдәм" мәчетенең "Рамазан чатыры"нда "Остазбикә сүзе" китабын халыкка күрсәтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев