Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "ОSCAR с7с5" төркеме татарча рок-концерт куйды (видео)

Санкт-Петербург, Уфадан аермалы буларак, беркайчан да рок-музыка шәһәре булып танылмаган Казанда татарча рок табылды. “Татар-информ” хәбәрчесе “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексының 25енче катында урнашкан ресторан сәхнәсендә “ОSCAR с7с5” төркеменең татарча рок-музыкасын тыңлап кайтты. “ОSCAR с7с5” төркеменең җырлар авторы һәм солисты Оскар Юнысов – бүгенге татар альтернатив музыкасының алдынгы вәкиле, татар шәһәр музыкасы фанатларын үз тирәсенә җыючы актив музыкант – Башкортстанның Бөре шәһәре егете. Төркемнең музыкантлары – Фәрхәт Сибгатуллин, Айдар Закиров, Гүзәл Сабирова, Альберт Садретдинов һәм Вячеслав Красильников. Сольное выступление группы OSCAR c7c5 Сәхнәдән унөч җыр яңгырады. Һәр җыр алдыннан Оскар социаль челтәрдәге битенә пост язып куйган форматта тамашачы белән аралашты – җыр тарихын сөйләде, ниндидер кызыклы вакыйгаларны искә төшерде, фәлсәфи фикерләр әйтеп куйды. Аның ул текстлары шулкадәр ихлас иде, җырлар белән сүзләр чылбыр булып үрелеп барды. “Якты булмаган җырларыбызны яктылык өчен көрәш дип аңлагыз”, – диде Оскар яктылык җитмәгән кебек тоелган җыры алдыннан, “Мин “иҗатчы газапланырга тиеш” дигән пафослы сүзләрне яратмыйм, әмма мәгънәсе белән килешергә туры килә”, – диде “Соңгы җыр” композициясе алдыннан. Җырлар татар телендә булса да, автор үз музыкасын интернациональ дип саный: “Бу музыка татар өчен генә түгел, безнең татарча җырларыбызны төрле халыклар тыңлый”, – диде ул концерттан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә. Сольное выступление группы OSCAR c7c5 Казанга Оскар ун ел элек баскетбол хыяллары белән килгән дә, үзе әйтмешли, “баскетбол белән килеп чыкмагач” музыкага тотынган. “Өйдә һәрчак татар халык җырлары яңгырап торды, халык җырларын хәзер дә тыңлыйм, – ди Оскар. – Балачактан ук русча һәм инглизчә рок музыка тыңлап үстем. Соңрак Земфираны тыңладым. Әмма башкорт рок-музыкасын ишеткәнем дә булмады”. Төркем үз музыкасын рекламалау белән шөгыльләнми. Бу кирәксенмәгәннән түгел: “Аның өчен акча күп кирәк. Безнең килгән акча яхшырак аппаратурага тотыла, аңа акча жәлләмибез. Безгә үсәргә кирәк”, – ди Оскар.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев