Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда “Нәүрүз” IV халыкара театраль белем бирү форумы уза

Кичә, ягъни 13 июньдә, Казанда “Нәүрүз” IV халыкара театраль белем бирү форумы эшен башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Г.Камал театрында узган форум ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгате укылды. “Кадерле дуслар, IV халыкара “Нәүрүз” театраль-белем бирү форумында катнашучылар! Артистлар, режиссерлар, драматурглар һәм театр тәнкыйьчеләрен — рухи яктан якын сәләтле кешеләрне кунакчыл Татарстан җирендә сәламлим! Театр өлкәсендә популярлык яулаган форум безнең республикада дүртенче тапкыр үткәрелә. Бу истә калырлык вакыйга белән мин сезне чын күңлдән тәбрик итәм. Форум театр сәнгате өлкәсендә профессионалларның камилләшүенә китерсен һәм яңа күренекле һәм югары сәнгать әсәрләрен иҗат итәргә этәргеч бирсен!”- диелгән иде республика җитәкчесе мөрәҗәгатендә. Пленар утырышта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссеры һәм “Нәүрүз”нең программа директоры Фәрит Бикчәнтәев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, режиссер һәм педагог, сәнгать белеме кандидаты, “AKT-ZENT” театраль компаниясе җитәкчесе, театраль тренинглар буенча дөньяда алдынгы белгечләрнең берсе Юрий Альшиц (Берлин) һәм Венгрия милли театры сәнгать җитәкчесе Аттила Виднянский (Будапешт) чыгыш ясады. Искәртеп узабыз: “Нәүрүз” IV халыкара театраль-белем бирү форумы Казанда 13-17 июнь көннәрендә эшләячәк. Чара “Нәүрүз” халыкара театр фестивале башлангычы белән уздырыла һәм белем бирү проекты булып санала. Форумда Германия, Италия, Грузия илләрендәге әйдәп баручы педагоглардан тыш, Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Хакасия, Якутиядән дә алдынгы педагоглар театр сәнгатендә актуаль мәсьәләләр буенча тренинглар, семинарлар, мастер-класслар уздырачак. Гомумән алганда, форум программасы үз эченә 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-классны һәм 5 спектакльне ала. Бүген, мисал өчен, тамашачыларга Венгриянең әйдәп баручы режиссерларының берсе Аттила Виднянскийның “Ходай җәзасы” (“Властелин (A Nagyúr, 1912)” спектакле тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев