Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсы яңгырый

Казан консерваториясенең Опера студиясе Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын тәкъдим итә, ул С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында куела. Аның премьерасы быелның апрель аенда булган иде, спектакль Нәҗип Җиһанов һәм композиторның барлык операларын башкаруда катнашкан танылган дирижер Фоат Мансуровка багышланды. Спектакльдә Казан консерваториясен элегрәк елларда тәмамлаган Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Хәйри, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, шулай ук бүгенге студентлар – опера студиясе солистлары Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдикова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Илнар Дәүләтшин һәм башкалар катнаша. Оркестр Казан консерваториясенең берьюлы ике иҗат коллективы артистлары: «Tatarica» халык уен кораллары оркестры һәм симфоник оркестрны берләштерә. Дирижер – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов. Спектакльдә шулай ук Казан музыка көллиятенең Катнаш хоры һәм “Сәйдәш” Бию театры катнаша.  
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев