Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Мөхәммәд – Аллаһ илчесе" фильмы күрсәтелә башлый

25 июньдә Казанның “Мир” кинотеатрында «Мөхәммәд  – Аллаһ илчесе» фильмының прокаты башлана. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына "Татаркино" оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди әлеге әсәрне 10 ел дәвамында төшергән. Ул Иран кинематографиясе тарихында иң зур бюджетлы картина булып танылды. Кино чыгымнары барлыгы 50 миллион доллар тәшкил итә. «Мөхәммәд  – Аллаһ илчесе»  2015 елда «Оскар»ның «Чит телдәге иң яхшы фильм»  номинациясе премиясенә тәкъдим ителде. Ислам кануннары буенча әсәрдә пәйгамбәрнең йөзе күрсәтелми. Фильм – «Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы» («Жизнь Пророка Мухаммада») трилогиясенең беренче өлеше булып санала. Пәйгамбәрнең 12 яшькә чаклы тормышын һәм исламның барлыкка килүен тасвирлый. Олуг эшкә алынганчы режиссер бик күп китаплар, документаль материаллар өйрәнгән, галимнәр, белгечләр белән очрашкан.
Төшерү төркемендә Иран актерларыннан тыш, төрле илләрнең кино осталары да катнашкан. Сыйфатлы әсәр заманча Иран киносәнгатенең визит карточкасы буларак кабул ителде.
Фильмның режиссеры Мәҗид Мәҗиди – Иранның талантлы режиссерлар буыны вәкиле. Иҗат юлын Ислам инкыйлабы җиңүеннән соң башлый. Алар буыны ислам сәнгатен популярлаштырган мохиттә тәрбияләнгән. Үз таланты белән дан казанган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев