Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Милли хәзинә" конкурс-фестивале тәмамланды (фото)

КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Рәсем сәнгате һәм дизайн кафедрасы мөдире, доцент Расыйх Сәләхов "Милли хәзинә" конкурс-бәйгесендә катнашучыларның милли бизәкләрне фәнни өйрәнү әһәмиятенә басым ясады. "Югары уку йортларында белем алучы студентларның бу юнәлештә эшләве бигрәк тә куандыра", - диде ул.

“Милли хәзинә” конкурс-фестивален оештыручылар – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты. Ул югары уку йортларында укучы студентлар һәм яшүсмер балалар арасында аерым ике бәйге булып үтә. Чара төрле милләт һәм дин вәкиле булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, Ватанга, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатын тота.

Фестивальдә Идел буе федераль округының 37 уку йортыннан 200 дән артык студент һәм аларның җитәкчеләре катнашкан. Конкурс-фестивальнең географиясе дә киң. Быел Татарстан, Башкорстстан, Чуашия, Удмуртия, Мордовия, Дагыстаннан, шулай ук Киров, Самара, Саратов, Төмән, Оренбург, Чиләбе һәм Пенза өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санк-Петербургтан конкурсантлар килгән.

"Бу бәйгенең үз таләпләре бар һәм елдан ел безгә килгән эшләрнең камилләшә баруы куандыра. Этнодизайн, декоратив-гамәли сәнгать буенча килгән эшләр нәкъ менә халык бизәкләрен чагылдыра. Биредә мәктәп укучылары да, урта махсус белем алучылар да, студентлар да катнаша. Балалар бер-берсеннән яңа ысуллар, алымнар өйрәнә ала. Бу аларга яхшы аралашу мәйданы", - диде Расыйх Сәләхов.

Халык бизәкләре һәрбер милләтнең төрле. Аларның һәркайсын аерым өйрәнү, кызыксыну кирәк, дип саный ул. "Балалар халыкның милли бизәкләре темасын үзләре генә алып иҗат итә алмый. Аларга юнәлеш бирүче кирәк. Бу вакытта шәкертләр эшкә фәнни якын киләләр, аны төптән өйрәнәләр. Югары уку йортларында белем алучы студентларның бу юнәлештә эшләве бигрәк тә куандыра", - диде Расыйх Сәләхов.

"Милли хәзинә" конкурс-фестивале быел 30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр дәвам итте.  Җиңүчеләрне бүләкләү һәм йомгаклау гала-концерты Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасының актлар залында узды. Бүген катнашучылар туган якларына таралыша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев