Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары форумы ачылды

VI милли һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары  форумына РФның 20дән артык төбәгеннән 80 кеше җыелды. Алар төрле семинарларда катнаша, оештыручылар чараның беренче көнендә алар өчен Казан буйлап экскурсия дә үткәрде, дип хәбәр итә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Экскурсия хәзерге вакытта төзекләндерелә торган Богородица монастыреннан башланды. Кунаклар Казан Изге Ана иконасы пәйда булу тарихына, әлеге изге урынны торгызуга күпме көч салынуга таң калды. "Минем форумга беренче тапкыр гына килүем, үзебездә дә шундый чараны кабул итәргә теләр идек. Татарстанның мондый башлангычларны хуплавына, шундый сәясәт алып баруына сөенәм. Тобольскида да шундый ук үсеш кичергән милли хәрәкәт булуын теләр идем", - дип билгеләп үтте өлкәнең "Яңарыш" газетасы фотохәбәрчесе Гали Сәетов. Монастырь комплексыннан ММЧ вәкилләре туристлар арасында иң популяр саналган урын - Кремльгә юл алды. Анда аларга аның тарихы турында сөйләделәр. Кунакларга иң ошаганы Кол Шәриф мәчете булды. "Форумда мин беренче тапкыр. Без барыбыз да Казанга йөз тотабыз, тәҗрибә алырга телибез. Бу очрашуда үзебезне күрсәтәсе һәм башкаларга да карыйсы иде", - дип белдерде "Тобольское время" телеканалының "Себер иле" программасы мөхәррире Алина Орехова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев