Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга каршы көрәш темасын яктырткан Татарстан журналистларын бүләкләделәр

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга каршы көрәш темасын иң яхшы яктыртучылар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурс комиссиясе 800 дән артык материалны караган, тынычлык һәм татулык мәсьәләләре җентекләп яктыртылган 12 авторның эшен сайлап алган.

"Узган еллардан аермалы буларак, конкурс кысаларында этникара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктыртуга беренче тапкыр Гран-при каралган. Ул компьютерлар һәм принтерлар кертелгән мини-редакция. Конкурска тәкъдим ителгән эшләр - республика ММЧ милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизмга һәм террорризмга каршы көрәш темасын яктырту өлкәсендә башкарыла торган эшләрнең тулы исемлеге түгел", - дип сөйләде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.

Конкурста катнашучыларны дүрт номинация буенча бүләкләү каралган иде. Иң яхшы телевизион сюжет өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе авторлары бүләкләнгән. Икенче урында "Татмедиа" АҖ филиалы - "Казань" телерадиокомпаниясе авторлары төркеме. "Иң яхшы радиосюжет" номинациясендә "Татарстан" радиостанциясе җиңгән.

Басма мәгълүмат чараларында берьюлы берничә текст аеруча уңышлы дип табылган. Беренче урынны «Республика Татарстан»нан Игорь Простатов һәм «Ватаным Татарстан» газетасыннан Рәшит Минһаҗев бүлешкән. Икенче урында - «Шәһри Казан» белән «Гаилә һәм мәктәп» журналыннан Руфия Фазылова эшләре. Экстремизмга каршы көрәш буенча иң яхшы интернет-басма өчен беренче урын "Хозур" нәшрият йортына бирелгән, икенче урын - Илнур Ярхамов материалы өчен Kazanfirst интернет-басмасына.

"Номинатлар белән танышу үзәк басмалардан тыш безнең республика район мәгълүмат чараларын да бу тема борчуын күрсәтте. Алар стиль һәм материалны бирү формалары белән аерылып торалар, әлбәттә, алар барысы да югары сыйфатлы түгел иде, әмма хәбәрчеләр бу темаларны яктыртуны профессиональ миссияләре дип кабул итә", - дип белдерде Казан төбәкара экспертизалар үзәге башкаручы директоры, ТР Экстремизм, дискриминация һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге рәисе В. Козлов.

Район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай ук призлы урыннар бирелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев