Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Казанда милләтара һәм диннәр арасындагы ныклы һәм үзара килешкәнлек мөнәсәбәтләре гаҗәеп нәтиҗә бирә" - Владимир Путин

Грозный шәһәрендә "Россия – Ислам дөньясы"  стратегик күзаллау төркеменең утырышы узды. Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин катнашучыларга сәламләү хаты юллаган. Үзенең юлламасында ул Казанны мактаган. "Төркемнең алдагы утырышы Казанда узды. Анда сез үз күзләрегез белән милләтара һәм диннәр арасындагы ныклы һәм үзара килешкәнлек мөнәсәбәтләрнең нинди гаҗәеп нәтиҗә биргәнен күрә алдыгыз", – дип, Путинның сүзләрен төркемнең матбугат хезмәте китерә. Искәртеп узабыз, Чечнядагы төркем утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров, Дагыстан башлыгы Рамазан Абдулатыйпов, Кырым башлыгы Сергей Аксенов, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Халыкара тикшеренүләр институтының партнерлык цивилизацияләре Үзәге МГИМО(У) директоры Вениамин Попов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының аерым боерыклар буенча илчесе һәм Ислам илләре вәкилләре – элеккеге тышкы эшләр министрлары, белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләре дә катнаша.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев