Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Мәскәүнең Кече Дәүләт Академия театры гастрольләре узачак

Агымдагы елның 14-19 сентябрь көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Мәскәүнең Кече Дәүләт Академия театры гастрольләре булачак. Гастрольләр 14 һәм 15 сентябрьдә А. Дюманың «Молодость Людовика XIV» спектакле белән ачылачак. 16 һәм 17 сентябрьдә Казан театр сөючеләрен А.Островскийның «Не все коту масленица» комедиясе көтә. 18 һәм 19 сентябрьдә тамашачылар А.Островский пьесасы буенча В. Драгунов сәхнәләштергән «Сердце не камень» комедиясен карый алачак. Төп рольне Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Россиянең Халык артисты Василий Бочкарев башкара.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев