Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тулу уңаеннан халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылачак

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 17-18 февральдә Казанда мәшһүр татар дин әһеле Галимҗан Барудиның (1857–1921) тууына 160 ел тулу уңаеннан “РоссиТатарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 17-18 февральдә Казандая мөселманнарының рухи мирасын өйрәнүнең актуаль проблемалары: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Быел Татарстанда тарихи вакыйга – Болгар ислам академиясен ачу көтелә. Халыкара конференция әлеге дини гыйлем үзәген булдыруга әзерлек чараларның берсе булып тора. Бу турыда Диния нәзарәте үзенең рәсми сайтында хәбәр итә. Халыкара конференциядә күп сандагы мәртәбәле кунаклар катнашуы көтелә. Алар арасында чит ил дин белгечләре дә бар: Сүрия Республикасы вакыф министры Мөхәммәд Әбд әс-Саттар әс-Сәйд, Якын Көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Буты, Иордания университеты профессоры шәех Габдеррәззак әс-Сәгъди, Анкара университеты докторы Ибраһим Мараш, Мәрмәр университеты профессоры Исмәгыйль Төрекуглы һәм башкалар. Шулай ук Россия шәехләре, мөфтиләре, Чечня, Дагыстан, Крым диния нәзарәтләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре катнаша. Ике көнлек конференция кысаларында Россиянең элекеге һәм бүгенге заман дин белгечләренең дини-рухи мирасы хакында чыгышлар ясалачак. Шулай ук Казанның тарихи мәчетләрендә, мәдрәсәләрендә булу, Г.Баруди каберен зиярат кылу көтелә. Конференцияне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Ислам фәненә, мәдәниятенә һәм мәгарифенә ярдәм фонды булышлыгында уздыра. Мөхтәрәм журналистлар! Аккредитация вакыты 15 февраль, сәгать 15. 00гә кадәр. ТР МДН Матбугат хезмәте: 8(843)237-59-39, info@dumrt.ru Facebook Twitter Мой мир Вконтакте Одноклассники

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев