Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Мәгариф сыйфатын бәяләү төбәк системасын булдыруда экспертлар ролен күтәрү" конференциясе уза

Казанда “рус теле”, математика”, “физика”, “химия”, “биология” фәннәре буенча методик берләшмәләрнең район җитәкчеләре форумы һәм “Мәгариф сыйфатын бәяләү төбәк системасын булдыруда экспертлар ролен күтәрү” V фәнни-гамәли конференция уза.

Бу чаралар мәгариф сыйфатын бәяләү системасын камилләштерү һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнүдә һәм үткәрүдә ТР муниципаль методик хезмәтләр эшенең төп бурычларын билгеләү максатыннан оештырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Форумда һәм конференциядә Татарстаннан, шулай ук Ярославль өлкәсеннән, Удмуртия һәм Марий Элдан 500дән артык укытучы катнашыр дип фаразлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев