Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда машина кую урыннары артачак

Казанда 2017 елда тагын 302 машина кую урыны булачак, нәтиҗәдә, түләүле урыннар 1708дән 2010га җитеп артачак. Бу хакта Казан мэриясендә шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә чыгыш ясаган транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков белдерде. Акча түләп машина калдырып тору урыннары Пушкин, Подлужная, Вишневский, Лесгафт, Чехов, Тихомирнов урамнарында, Фрунзе агачлыгында, шулай ук Миллениум күпере янында барлыкка киләчәк. “Шәһәрдә юлларда вазгыятьне нормальләштерүдәге эш нәтиҗәләре буенча төп урамнарның траспорт үткәрү үзлеге 17 процентка, хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрымга артачак. Транспорт кую мәйданнарын 2020 елга 3 тапкырга арттыру планлаштырылган. 2017 елда 302 машина кую урыны ачылачак, ул 6 миллион сумга төшә”, – дип сөйләде Айдар Абдулхаков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев