Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе" үз эшчәнлеген башлаячак

Башкалабызда “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе” үз эшен 10 ноябрьдә башлаячак. "Mahallah" – Татарстан Диния нәзарәте белән Россия ислам институтың уртак проекты. Татарстан һәм, гомумән, Россия төбәкләреннән киң карашлы мөселман яшьләрен җәлеп итүче әлеге мәктәп өченче тапкыр уздырылачак.

Мөселман лидерлык мәктәбе директоры Аммар Әл-Әнси әйтүенчә, беренче елда аның исеме – "Mahallah 2.0", икенче елда "Mahallah 2.1" булган. Проектка исем компьютерлардагы операцион системаларны исәпләү мисалыннан алынган. Оештыручылар әйтүенчә, "Mahallah" лидерлык мәктәбенең исеме версиясе үзгәрү белән проектның эчтәлеге дә үзгәреш кичерә.

“Иң берече елда без мәктәп эшчәнлегенең максатын яшь, актив мөселманнарны җыеп алуда, аларга белем бирүдә күрдек. Икенче елда без "Mahallah"ның үсеш юлына башкача карый башладык, чөнки безгә тәҗрибәле катнашучылар килә башлады. Шуннан соң без аларны бер-берсе белән таныштыру, яшьләрне аралаштыру әһәмиятлерәк булыр дигән фикергә килдек”, – дип сөйләде Аммар Әл-Әнси “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

“Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе”нең төп үзенчәлеге чараның өченче тапкыр оештырылуында, ди Аммар Әль-Әнси. “Димәк, бу вакытка безнең нинди дә булса активыбыз булырга тиеш. Проектта катнашучылар елга бер килеп катнашып китәргә генә түгел, ә ел дәвамында үзләрен күрсәтергә тиеш дигән фикер бар. Быел безнең максат – челтәр проектларын тудыру. Бу – быелгы иң кызыклы проектлар, мәсәлән, бер мәхәллә белән генә чикләнмичә, башка төбәкләргә дә таратылачак дигән сүз”, – дип аңлатты Аммар Әл-Әнси.

Оештыручылар, беренче еллардан аермалы буларак, ел саен катнашучылар саны киметелә дип белдерде. “Ни өчен дигәндә, бу аларга бер-берсе белән күбрәк аралашырга мөмкинлек бирә. Быел безнең катнашучылар якынча 50 кеше булачак”, – диде Аммар Әл-Әнси.

Быел “Mahallah 2.2 мөселман лидерлык мәктәбе”нә Мәскәү, Санкт-Петербург, Урал, Башкортстан, Татарстан, Себердән яшьләр көтелә. “Спикерларыбыз да бөтен Россиядан җыелачак. Без аларны катнашучыларга ниндидер яңа уй бирә алу мөмкинлегеннән чыгып сайладык”, – диде “Mahallah" мөселман лидерлык мәктәбе директоры.

Алда искәрткәнчә, оештыручылар ел саен программага үзгәрешләр кертелә дип искәртте. Быел исә мәктәпнең эшчәнлеге өч төп юнәлеш буенча барачак. “Беренчедән, алар бер-берсе белән аралашырга тиеш. Катнашучылар мәктәп эшчәнлеге дәвамында иң күп вакытын бер-берсе белән танышуга, үз проектларын күрсәтүгә багышлаячак. Барлык проектлар белән танышудан соң зур стратегик сессия үткәреләчәк. Аны уздыруда безгә Тәбрис Яруллин белән һәм Айрат Фәйзрахманов булышачак. Аннан соң без иң уңышлы проектларны челтәр проектларга әйләндерәчәкбез", – ди Аммар Әл-Әнси.

Аның сүзләренчә, икенче юнәлеш спикерлар белән бәйле булачак. Биредә катнашучылар шул тәҗрибәле кешеләр белән танышачак, аларны дә үз проектларына кертә алачак. Шушы мәктәптән соң яшьләр спикерлар белән танышып калып, алар белән алга таба да элемтәдә булырлар дип өметләнәләр.

"Өченче юнәлеш белем бирү белән бәйле. Спикерларның вазифасы ике яклы. Бер яктан алар катнашучыларга үз проектларын гамәлгә куюда булыша ала. Икенче яктан, алар күпмедер контент бирә, биредә яшьләр яңа фикерләр ала. Яшь мөселманнар спикерлардан медиа өлкәсендә, иганәчеләр белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәнәчәк”, – дип аңлатты программаны Аммар Әл-Әнси.

"Башка елларны проектлар карала һәм аерым бер мәхәлләдә эшләп тә китә иде. Мәсәлән, гаилә психологиясе, төрмәдә эшли ала торган имамнар әзерләү курслары, мөселман балалар бакчалары һәм башкалар", – дип тә өсти проект җитәкчесе.

“Mahallah 2.2" мәктәбе үзенең эшен 14 ноябрьдә татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча “Илаһи моң” төбәкара фестиваль-конкурсы белән тәмамланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев