Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда М.Җәлил исемендәге яшүсмерләр һәм яшьләр үзәге ачылачак

Көзен Казанда М.Җәлил исемендәге яшүсмерләр һәм яшьләр үзәге ачылачак. Үзәктә атнага 400 бала шөгыльләнә алачак. 2-нче Газовая урамында урнашкан мунципаль учреждение Казанда 61-нче яшүсмерләр клубы булачак. Хәзер учреждениедә төзекләндерү эшләре бара. Объектның яңа уку елына әзерлек дәрәҗәсен Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде. Шәһәр башлыгы бинаны карап чыкты һәм, эшлекле киңәшмә нәтиҗәсендә, яшьләр үзәге территориясендә спорт мәйданчыгы төзергә йөкләде, - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Башкарма комитетның балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисе Айрат Фәизов шәһәр башлыгына бина узган елның ноябрь аенда “Яшүсмер” муниципаль бюджет учреждениесенә тапшырылуын сөйләде. Төзекләндерү эшләренең бер өлеше кышын, тулысы белән эшләр җәй көне башланган. А.Фәизов сүзләре буенча, иң авыр эшләр инде тәмамланган. Төзекләндерү эшләре тулысы белән инвестор – “ЖИК-Строй” – хисабына башкарыла. И.Метшин клуб халык өчен кирәк, дип билгеләп үтте. “Яхшы урын, янәшәдә – югары уку йортлары һәм зур торак фонд. Клуб яхшы мөмкинлекләр ача. Сез дөрес юнәлеш сайладыгыз”, - диде Казан Мэры. Искәртергә кирәк, микрорайонда мондый учреждениеләр бик аз. А.Фәизов сүзләренә караганада, якын-тирә йортларда яшәүчеләр клуб төзү теләге белән үзләре мөрәҗәгать иткән. Универсиада-2013 үткәрү сәбәпле, Әмәт микрорайоны яшьләр, студент тормышы үзәгенә әверелде. “Биредә 10 меңгә якын кеше, 1,5 мең бала яши. Үзәк атна эчендә 400 бала кабул итә алачак”, - диде комитет рәисе. Шул ук вакытта үзәк территориясен төзекләндерү эшләре дә башкарыла. Бина янында буш урын бар. “Биредә бик күп бала яши, спорт мәйданчыгы бик урынлы булачак”, - дип искәртте Мэр һәм Вахитов һәм Идел буе районнары админстрациясе башлыгы Андрей Лобовка киләсе елның җәендә спорт мәйданчыгы төзү һәм ачу сорауларын карарга кушты. Үзәк балалар өчен һәм яшьләр өчен эшләячәк. Укучылар биредә көрәш, хореография, сынлы сәнгать, чит телләр, театр сәнгате буенча түгәрәкләргә йөри алачаклар. “Монда зур актлар залы, анда спектакльләр куеп, балаларны матурлык күрергә өйрәтеп булачак”, - диде комите рәисе. Яшүсмерләр өчен яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, яшьләр парламенты, интеллектуаль уеннар үзәге, сәяси дебатлар оештырырга планлаштырыла. Бинада спорт һәм хореография заллары, 2 киенү бүлмәсе, универсаль зал, тренерлар, директор кабинетлары, уку классы, юыну бүлмәләре булачак. “Без балалар һәм яшүсмерләрне мөһим, кирәкле эшләр белән кызыксындыра, профилактик эш башкара алачакбыз”, - диде комитет җитәкчесе. Эшлекле киңәшмәдә “Яшүсмер” муниципаль бюджет учреждениесе директоры Айрат Ситдыйков һәм “Казан шәһәренең торак инвестицион компаниясе” компанияләр төркеме” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Эмиль Хөснетдинов катнашты. Исегезгә төшерик, Казанда, яшүсмерләр өчен клубларны капиталь төзекләндерү, республика программасы кысаларында, өченче ел башкарыла. 2015-2016 елларда шәһәрдә 9 клуб төзекләндерелде. Узган ел Годовиков урамында “Яшьлек”, Р.Зорге урамында “Иволга”, Латыш Укчылары урамында “Лимонад” клублары ачылды. 2017 елда Казанда программа буенча шәһәрнең барлык районнарында 8 клуб төзекләндерү планлаштырыла һәм бер клуб – М.Җәлил исемендәге үзәк – инвестор хисабына төзекләндерелә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев