Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда М.Девятаевка бәйле иҗади бәйге игълан ителде

Казанда Советлар Союзы герое, Легендар очучы-истребитель Михаил Девятаевның истәлеген мәңгеләштерү өчен һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан ителде. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты тарафыннан сынны урнаштыру урыны итеп башкаладагы Елга порты территориясе сайланган. Конкурс “Россия Рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы бүлеге белән берлектә 2017 елның 20 июленнән 20 октябренә кадәр үткәрелә. Конкурсны оештыручылар тарафыннан конкурс материалларын бирү 2017 елның 20 июленнән 10 октябренә кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33нче йорт, 404, 407 кабинетларда башкарыла. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр гаризаларын 2017 елның 10-20 октябрендә 17.00гә кадәр Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33нче йорт, 404, 407 кабинетларына килеп тапшыра ала. Иҗади конкурс турында нигезләмә һәм конкурста катнашу өчен гариза үрнәкләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында “Фестивальләр, Конкурслар, Грантлар, Премияләр” – “Конкурслар” – “Иң яхшы эскиз проектына иҗади конкурс” бүлегендә урнаштырылган  (http://mincult.tatarstan.ru/rus/tvorcheskiy-konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt.htm ).
ТР Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев