Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда күренекле татар язучысы Әхәт Гаффарның китапларын тәкъдим итү кичәсе узачак

19 сентябрьдә күренекле татар язучысы Әхәт Гаффар белән очрашу булачак. Татар, рус һәм башка телләрдә нәшер ителгән егермедән артык китап авторы, публицист, драматург Әхәт Гаффарның Татарстан китап нәшриятында 4 томлык сайланма әсәрләре һәм балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар җыентыгы басылып чыккан. Шул уңайдан Казанның элекке Матбугат йортында (хәзер “Нугай” кунакханә комплексы) “Тукай” конференцияләр залында китапларны тәкъдим итү кичәсе була. Шулай итеп, очрашу 19 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә - Бауман урамы, 19 йорт адресы буенча  уздырыла.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев