Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинга һәйкәл ачыла

Күренекле композитор Рөстәм Яхинның һәйкәле 16 августта – композиторның туган көнендә Казанда ачыла. Әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Һәйкәл ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткәрелә. Искәртеп үтәбез. Рөстәм Яхинның һәйкәле Казан шәһәре үзәгендә – Зур Кызыл урамында - Казан Дәүләт консерваториясенең төп бинасы каршында куелды. Һәйкәлнең авторы – скульптор Асия Миңнуллина. Мәгълүмат өчен. Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхин  - күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы, СССРның халык артисты - 1921 елның 16 августында Казанда туган. П.И.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә белем алган. Мәктәп директоры Р.Л.Поляков һәм фортепиано укытучысы А.В.Чернышева баланың сәләтен күреп, аңа укуын Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итә. Мәскәү музыка училищесында А.Г.Руббахның фортепиано сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуын Мәскәү консерваториясендә дәвам итә: пианист буларак – В.М.Эпштейн, композитор буларак профессор Ю.А.Шапорин сыйныфында шөгыльләнә. 1950–1952 елларда Р.Яхин Казан консерваториясендә белем бирә, алга таба гомерен исә ул музыка иҗат итүгә һәм концертларда чыгыш ясауга багышлый. Рөстәм Яхин — оста пианист. Ул тирән эчтәлекле җырлар, фортепиано өчен әсәрләр авторы. Хәзер Р.Яхин фортепиано әсәрләре – татар пианистлары репертуарының “алтын фондын” тәшкил итә. 1959 елда «Дулкыннар, дулкыннар», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» һ. б. җырлары, романслары өчен Рөстәм Яхин Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев