Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда күренекле татар галиме, тарихчы, археограф Сәет Вахидине искә алачаклар

19–20 октябрь көннәрендә Татарстан Фәннәр академиясендә күренекле татар галиме, тарихчы, археограф Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышлап, “Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау” темасына фәнни-гамәли конференция оештырылачак.
Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр. Конференциянең максаты – татарларның һәм Россиядә яшәүче башка халыкларның язма мирасы һәм археографик һәйкәлләре чыганакларын өйрәнү фәнен үстерү һәм шушы өлкәдәге актуаль проблемаларны ачыклау.
Чарада кулъязма мирасның чыганак нигезләрен һәм археографик юнәлешләрен тирәнтен өйрәнү мәсьәләләре дә күтәреләчәк. Конференция эшендә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе фәнни-тикшеренү институтлары галимнәре, Татарстан Республикасындагы башка фәнни учреждениеләр, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы архивлары вәкилләре катнашачак, ди проект авторлары.
Конференция барышында 20 октябрьдә Болгар шәһәрендә чыганаклар, текстология, эпиграфика һәм археография өлкәсендәге төрле мәсьәләләр буенча галимнәр чыгышлары һәм остаханәләр (мастер-класслар) эшен берләштергән семинар уздыру каралган.
Белешмә: Сәет  Вахиди  (1887-1937) — тарихи язма чыганаклар, кулъязма документлар туплау эше белән танылган тарихчы, археограф, педагог. Күп санлы археографик эзләнүләр барышында, 1912 елда Казан ханы Сахиб-Гәрәй ярлыгын табып тикшерә. Шулай ук, экспедицияләр вакытында татар авылларына кагылышлы мәгълүматларны туплап бара. Араларында Казан ханлыгы чорына кагылышлы, халык телендә сакланып калган легендалар да бар.
Конференцияне Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештыра.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев