Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклауга багышланган форум үтәчәк

16-18 ноябрь көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты уку бинасында “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” V Халыкара фәнни-гамәли форум үтәчәк.

“Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү – Татарстан Республикасында, Россиядә һәм бөтен дөньяда әһәмиятле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләрнең берсе. Кешеләрнең үзләре өчен яңа кыйммәтләр ачу, башка халыкларның мәдәниятләре аша гомумкешелек кыйммәтләренә тартылулары, шәхесара һәм мәдәниятара аралашырга өйрәнүләре хәзерге вакытта аеруча мөһим”, - ди оештыручылар.

Форумның максаты – җәмгыятьтә телләр һәм мәдәниятләрне өйрәнүнең иҗтимагый әһәмиятен үстерү, киләчәк буыннарда үз халкына һәм мәдәниятенә, шулай ук башка халыкларның телләренә, мәдәниятләренә хөрмәт тәрбияләү.

V Форум кысаларында: “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган VII Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Мәдәниятара бәйләнешләр контекстында сәнгать һәм аны укыту” дип аталган V Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Чит тел буларак Россия һәм якын чит илләрнең телләре: укыту һәм өйрәнү” дип аталган IV Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Мәдәниятнең рухи факторы буларак хәзерге шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау” дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Шәрык һәм Гареб мәдәниятләре контекстында төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция, “Казан университеты һәм дөньякүләм тюркология” дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк.

Форум эшчәнлегендә Татарстан Республикасы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Ростов Донда, Белгород, Түбән Новгород, Ставрополь, Өфе, Йошкар-Ола, Чебоксар, Саранск, Симферополь, Мордовия, Якутск, Горно-Алтайск һ.б. Россия шәһәрләреннән, шулай ук Японии, Германия, АКШ, Куба, Чехия, Финляндия, Кытай, Вьетнам, Төркия, Иран, Латвия, Казахстан, Азербәйҗан, Армения, Украина, Үзбәкистан, Төркмәнстанннан 400 дән артык галим, педагогик хезмәткәр һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, федераль, төбәк һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнары хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри уку йортлары аспирантлар, магистрантлар һәм студентлар катнашачак.

Белешмә өчен: Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча (239 нчы номерлы килешү, 25.10.2016) уздырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев