Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Кремль укулары" узачак

10-11 ноябрьдә Татарстан башкаласында җиденче тапкыр “Кремль укулары” узачак. Музейлар эшчәнлегенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциягә Мәскәү, Екатеринбург, Уфа, Тула, Ярославль, Саранск, Самара һәм башка шәһәрләрдән музейларның фәнни хезмәткәрләре, галимнәр килә. Быелгы конференциядә кешеләрдә музейга даими кызыксыну формалаштыру мәсьәләләре күтәреләчәк. Белгечләр музей һәм музейга йөрүче кеше арасында элемтәләрне ныгыту, яшьләрне музейга җәлеп итү, цифрлы техника заманы өчен кызыклы эшчәнлек алып бару өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев