Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда коррупциягә каршы республика күләмендә "Брэйн-ринг" турниры узачак

Казанда коррупциягә каршы тору темасына багышланган республика күләмендә “Брэйн-ринг” турниры узачак. Анда Татарстан оешмаларында һәм предприятиеләрендә эшләүче яшьләр катнашачак. Бу хакта Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итә.

100 дән күбрәк яшь эшчеләрне җыячак әлеге интеллектиуаль турнир 18.00 сәгатьтә Казанның Машина төзүчеләр Мәдәният сараенда үтәчәк. Кунак һәм эксперт буларак бирегә республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов, Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе һәм Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре чакырылган.

Җиңүчеләр 8 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, Казан Кремлендә бүләкләнәчәк.
"Брэйн-ринг" турниры “Татарстанда 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев