Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Кире" дип исемләнгән татар нәфис фильмы төшерелә

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына проектның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Яңа фильмда Россиянең танылган актеры Камил Ларин да төшә. Ул әсәрнең төп герое, шулай ук Г.Камал исемендәге театрның күренекле артисты Фәнис Җиһаншин да фильмда үзәк персонаж.
Фильм өлкән һәм яшь буын арасындагы четерекле мәсьәләләр хакында. Шул исәптән биредә  туган тел проблемасы да күтәрелә. Төп герой - Мансур үзенең элекеге дөньясын саклап калырга тырыша. Яңалыкны кабул итәргә теләмәве аркасында кызы һәм гаиләсендәге башка кешеләр белән капма-каршылыкка чыга. Үҗәтләнеп алар белән саф татар телендә генә аралаша һ.б.
Фильмда Эльмира Кәлимуллина, Гузәл Сибгатуллина, Ришат Әхмадуллин, Зөлфия Вәлиева, Фирая Әкбәрова, Әзһәр Шакиров, Илфат Камалиев, Олег Фазылҗанов һ.б. катнаша.
“Кире” фильмының режиссеры яшь кинематографист Рөстәм Рәшитов. Сценаристлары һәм икенче режиссерлары Дан һәм Илсөяр Дамаскиннар. Әлеге команда татар тамашачысына яхшы таныш. Күптән түгел генә Казанда булып узган XIII мөселман киносы фестивалендә аларның “Тапшырылмаган хатлар” фильмы Казан мэрының махсус призына лаек дип табылды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев