Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивален ябу тантанасы уздырылды

Бүген Казанда К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивален ябу тантанасы уздырылды. Фестивальдә барлыгы 8 театр катнашты, 9 спектакль тәкъдим ителде. Тинчурин театрының «Шашкан бабай» абсурд комедиясе фестивальдән тыш күрсәтелде. Дөньякүләм театраль форумда катнашучыларның гомуми саны 130дан артып китте, тамашачылар 3,5 меңләп кеше тәшкил итте. Фестиваль татар, рус, кыргыз, даргин, адыгея, мари халыкларының милли театр сәнгате үрнәкләре белән таныштырды.

Тантанада катнашучыларны ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова сәламләде. Ул Казанда үткәрелә торган фестивальләрнең күплеген, төрлелеген билгеләп, шулар арасында милли драматургия театр фестивале аерым урын тота, театр әһелләре, бигрәк тә яшьләр өчен чын мәгънәсендә иҗади лаборатория булып хезмәт итә, диде. Бу тагын бер кат фестивальнең социаль әһәмиятенә дәлил булып тора, дип ассызыклады мәдәният министрының беренче урынбасары.

«Әлеге фестивальнең нәтиҗәле, тулыканлы тормышы — тулы заллар һәм хезмәттәшләребезнең зур кызыксынуы милли драматургия, милли профессиональ театрга карата кызыксынуның сүрелмәве турында сөйли. Яшәсен театр!», — дип сөйләде ул.

Фестиваль кысаларында, традицион рәвештә, тәкъдим ителгән спектакльләр турында күренекле театр тәнкыйтьчеләре катнашында фикер алышу уздырылды. Алар бүген дә үзләренең фестиваль турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты.

«Без фестиваль белән хушлашмыйбыз, саубуллашабыз гына. Биредә бик җылы булды. Фестивальдә катнашкан, уйланыр өчен азык биргән һәркемгә, кунакчыл Казанга һәм, әлбәттә, тамашачыларга  бик зур рәхмәт! Сезсез бу фестиваль булмас та иде», — диде Мәскәү академик сатира театрының әдәбият-драматургия бүлеге җитәкчесе  Нина Карпова.

Театр белгече, тарихчысы Ильтани Илялова фикеренчә, Тинчурин фестивале сәнгатьнең үлемсезлеген, кешеләрне берләштерү сәләтен раслый.

Бүген фестиваль программасы Яр Чаллы татар дәүләт театрының «Яр» новелласы белән төгәлләнде. Спектакльдән соң, коллективка диплом һәм «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды. Соңрак театр тәнкыйтьчеләре катнашында драма турында фикер алышу үткәрелде.

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев