Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда К. Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале дәвам итә

20 сентябрьдә аның кысаларында А.Умуралиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театры «Исемдә» спектаклен күрсәтте. Казакъстанның халык артисты режиссер Бекпулат Парманов күренекле язучы Чыңгыз Айтматов повесте буенча инсценировка эшләгән һәм аны сәхнәләштергән.

“Исемдә” спектакле — өлкән яшьтәге Тулганайның кешеләр һәм дөньяга мөрәҗәгате… Хәтер көнендә  Кеше бар дөреслекне белергә тиеш, юкса ничек  яшәп була? Җир һәм Күк Тулганай язмышының шаһитләре.  Хатынның шатлыклы, мул тормышы алар күз алдында үтте; һәм кинәт сугыш упкыны аның барлык балаларын йотты. Сугышта өч улы башын салды,  ире һәлак булды, чит ирдән бала тапкан килене үлеп китте. Бу бәян тулы бер чор язмышын үз эченә алган.

Газиз әниләребезгә багышланган әлеге җан өзгеч спектакль берәүне дә битараф калдырмады. Драма төгәлләнгәннән соң, хәерхаклы тамашачылар артистларны аягурә басып алкышлады. Залдан «Афәрин» дигән сүзләр яңгырады. Аннары фестивальдә катнашкан коллективны бүләкләү тантанасы уздырылды. Бишкәк шәһәр драма театрына диплом һәм «Бәллүр Кәрим» сыны тапшырылды.

Соңрак ачыкланганча, спектакль тамашачының гына түгел, күренекле театр тәнкыйтьчеләренең дә күңеленә хуш килгән.

Театр белгече һәм тарихчысы Илтани Илялова сүзен: «Чыңгыз Айтматовның әлеге әсәр буенча куелган спектакльләрне караганым бар. Аларның һәркайсы төрле», — дип башлады. Ул куелышның беркемне дә битараф калдырмавына, кайбер күренешләрдән соң хәтта тамакта төер барлыкка килүенә игътибарны юнәлтте.

«Сәхнә бизәлешендә, төсләрнең алмашынуында чагылыш тапкан метафорик мизгелләр спектакльне тагын да баеткан. 40 минутта сез туган илегез, республикагыз тарихын күрсәтеп бирә алдыгыз», — дип мөрәҗәгать итте ул театр коллективына.

«Страстной бульвар» театр журналы мөхәррире Елена Глебова Чыңгыз Айтматов иҗатына гашыйк булуын билгеләп, актерларның Айтматов текстларына хас көйне, шигърилекне җиткерә алуларын мактап телгә алды.

Мәскәү академия сатира театрының әдәби бүлек мөдире Нина Карпова да спектакльне югары бәяләде. «Синхрон тәрҗемә булмаса да, актерларның уен осталыгы нәтиҗәсендә, мин төп мәгънәне аңлап утырдым», — диде ул.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="5104,5101,5103,5102,5105,5106"]

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев