Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда К.Насыйриның "Хәвасе нәбатат" һәм "Гөлзар вә чәмәнзар" китаплары нигезендә лекция үткәрелде

Кичә Казандагы Каюм Насыйри музей-йортында 1885 елда басылып чыккан “Хәвасе нәбатат” һәм 1894 елгы “Гөлзар вә чәмәнзар” (“Шифалы үләннәр”) китабына нигезләнгән лекция үтте. Чараны музей хезмәткәрләре оештырган. Төп доклад белән Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәре Рания Абдуллина чыгыш ясады. "Каюм Насыйриның әлеге китапларында дару үләннәренең исемнәре өч телдә – татар, рус һәм латин телендә язылган. Бу яктан әлеге китаплар академик хезмәт, фәнни энциклопедия булып тора. Каюм Насыйри телгә алган үләннәрнең барысы да бездә үсә һәм кеше аны таный белергә тиеш, – диде ул. Каюм Насыйри бер гасыр элек телгә алган дару үләннәре әле дә киң кулланылышта. Әйтик, үги ана яфрагы, артыш, ат кузгалагы, балан, миләш, имән, өрәңге агачларын медицинада гына түгел, көнкүрешнең башка өлкәләрендә дә кулланып була.
Татар-информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев