Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Йөрәгең белән тыңлаганда" дип аталган шәһәр фестивале узачак

Казанның Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче музыка мәктәбендә 1 декабрьдә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Йөрәгең белән тыңлаганда” дип аталган беренча ачык шәһәр фестивале узачак. Бәйгедә 27 укучы катнашачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фестиваль инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм аларны тернәкләндерү, шулай ук җәмгыять тормышына яраклашуына ярдәм итү максатыннан оештырыла.

Конкурс берничә номинациядә үтәчәк. «Башкару осталыгы» (вокал, инструментта башкару), «Ансамбль» (вокал, инструментта уйнау, вокаль-инструменталь ансамбльләр чыгышы), «Гаилә ансамбле» номинацияләре бар.

Иң оста башкаручылар фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак. Ул сайлап алулардан соң шул ук көнне булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев