Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Йолдыз Миңнуллина һәм башка иҗатчы яшьләр театраль эскизлар әзерли

Бу көннәрдә Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Әминә Миндиярова театраль лабораториядә эскизлар эшләү белән мәшгуль. Лаборатория TAT CULT LAB белем бирү проекты кысаларында үтә. Театраль лаборатория 13-14 октябрь көннәрендә лекцияләр белән башланып китте. Хәзер бер атна дәвамында катнашучылар, режиссерлар белән берлектә, биш юнәлештә — курчак театры, опера, заманча бию, драма һәм әдәби театр буенча биш эскиз әзерлиләр.
  • Оештыручылары - Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, creeptone media.
  • Лабораториянең кураторы - Камал театрының әдәби бүлеге мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
  • Эскиз режиссерлары — Нурбәк Батулла, Йолдыз Миңнуллина, Ксения Шачнева, Әминә Миндиярова һәм Илгиз Мөхетдинов.
Эскизлар тамашачыларга һәм чакырулы белгечләргә 19 октябрь көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә тәкъдим ителәчәк. Театр тәнкыйтьчеләре Жанна Зарецкая, Глеб Ситковский һәм Наталия Каминская иҗат төркемнәренә эшләрен алга таба Казан театрларында һәм башка мәдәни пространстволарда кую буенча киңәшләрен бирәчәк. Эскизлар 17.00 сәгатьтән күрсәтелә башлый. Керү ирекле.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ
Фото: архив/Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев