Казанда "Җир Хартиясе – тотрыклы үсешнең төп проблемаларын хәл итүдә гамәли әсбап" халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды

Бүген Казанда “Җир Хартиясе – тотрыклы үсешнең төп проблемаларын хәл итүдә гамәли әсбап” халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул Татарстанда Җир Хартиясе кабул ителүгә 15 ел тулуга багышлап оештырылды.

Анда Россия һәм тагын Австралия, Бразилия, Болгария, Германия, Испания, Нидерланд, Швейцария, Беларусь, Казахстан, Таҗикистан, Украина – барысы 11 чит ил галимнәре, белгечләре үзләре килеп, читтән торып һәм дистанцион рәвештә катнашырга теләк белдергән булган. Шулай ук әлеге чара 22 югары уку йорты, Россия һәм Татарстан Фәннәр академияләре фәнни оешмалары вәкилләрен җәлеп итте.

ТР Дәүләт Советының кече залында үткәрелгән пленар утырышта 130 кеше катнашты, алар арасында Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Казанда аккредитация узган чит дәүләтләр дипломатик миссияләре башлыклары, министрлыклар һәм ведомстволар, республикадагы төп дини конфессияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре да бар иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү чыгышында, конференция экологиягә кагылышлы мәсьәләләрне чишүгә йөз тота һәм тынычлык саклау культурасы, килешүчәнлек һәм гаделлек кебек мөһим социаль кыйммәтләрне ныгыта, диде. Биредә ул шушы чарада катнашучыларга юлланган мөрәҗәгатьләрне укыды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә, татарстанлылар ниятләре һәм анык гамәлләре белән Җир Хартиясе максат-бурычларын тормышка ашыруда өлеш кертәләр, дип басым ясаган. “Татарстан парламенты Җир Хартиясе проектын бертавыштан хуплап, аны республикада гамәлгә ашыруга башлангыч биргәнгә 15 ел вакыт узды. Бу документны әзерләп кабул итүгә республикабыз хакимиятенең барлык тармаклары һәм бөтен дәрәҗәсендә дә киң җәмәгатьчелек катнашында ипле эшләве бәрабәренә ирешелде”, – дип билгеләп үткән Татарстан лидеры.

Халыкара Яшел хачка нигез салучы Михаил Горбачев үзенең сәламләвендә республика җитәкчелегенең роленә, Татарстанның Җир Хартиясе принципларын беренче куллана торган төбәк булуына игътибарны юнәлткән. “Җир Хартиясе – ул дөньядагы барлык халыкларга юнәлтелгән уникаль документ дип санадым, хәзер дә шулай исәплим. Табигатькә хөрмәт белән карауга, кешенең гомуми хокукларына, икътисади гаделлеккә һәм дөнья культурасына нигезләнгән тотрыклы һәм глобаль бергәлек булдыру өчен без берләшергә тиеш”, – дип, Фәрит Мөхәммәтшин Михаил Горбачевның мөрәҗәгатен укыды.

Татарстан парламенты башлыгы фикеренчә, халыкара конференция уздыру өчен Казанның сайлануы очраклы түгел. “2016 елның 27 апрелендә республика Дәүләт Советы тарафыннан Җир Хартиясе проекты турындагы документ кабул ителгәнгә 15 ел тулды. Безнең төбәк гражданнарның яшәеш сыйфатының югары стандартларына ирешү, инновацион технологияләр кертү нигезендә сәламәт икътисади мохит тәэмин итү, экологик проблемаларны чишү, киләчәк буыннар өчен мәдәни мирасны саклау һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча үзенең юнәлеш тарафдары булуын закон белән раслап, дөньяда беренчеләрдән булып Хартиянең төп положениеләрен гамәлдә куллана башлады. Ул вакыттан бирле эшләгәннәребез аз түгел”, – диде ул.

Татарстанда закон чыгару процессы, Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, инновацион булуы белән аерылып тора, һәм аның үсеше һәрвакыт алдарак булды. “Хартия колачлаган өлкәләр монда искәрмә булмады. Әйтик, соңгы дистә елларда Татарстанда әйләнә-тирә табигый мохитне саклау өлкәсендә үз эченә 30 закон чыгару һәм норматив актны алган әйбәт норматив-хокукый база формалашты“, – диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы катнашында озак вакытка исәпләнгән экологик программалар гамәлгә ашырыла, аларның чыгымнарына республика бюджетыннан ел да 15 млрд сумнан артык акча карала.

“Республиканың эре шәһәрләренә мегаполислар проблемалары хас – ул автотранспорттан атмосфера һавасын пычрата торган матдәләр чыгуы артуы. Автомобильләр саны ишәя тора һәм хәзергә 1,1 млн берәмлек тәшкил итә. Транзит автотранспорт агымы да арта, бу хәл сулар һаваның торышына гаять тискәре йогынты ясый. Шушы хәлне үзгәртү өчен 2013-2023 елларга Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын җәелдерү буенча дәүләт программасы каралган. Аны элеккеге елларда гамәлгә ашырганда һәр елны 13 мең тонна пычраткыч матдәләрне һавага чыгаруны киметеп, шәһәрләрдәге һәм торак пунктлардагы экологик халәтне яхшырту мөмкин булды”, – диде ул.

Хартиядә каралган таләпләрне үтәү барышында иң катлаулысы экологияне яхшы якка үзгәртү генә түгел, – кешеләрнең аңын үзгәртү, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. “Аңда игелеклелек, гаделлек идеяләрен, әйләнә-тирә дөньяга карата җаваплылыкны гомерлеккә ныгытып куярга, экологик белем алуны балачактан башларга кирәк”, – дип саный ул.

Халык хуҗалыгында төп тармакларның тотрыклы үсеше, җәмгыятебезнең гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлекле мәдәниятләрен саклауга җитди игътибар бирелгән чакта, алга таба да Россия төбәкләренең эчке сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләр дип уйлыйм, диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышын тәмамлап.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: