Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Җәлил варисларына" дип исемләнгән яңа китапны тәкъдир итү кичәсе узачак

Горький урамы 17 йортта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяда бердәнбер булган музей-фатиры эшләп килә. Музейның әдәби музыкаль салоны җанлы тормыш белән яши. Биредә еш кына язучылар кунакта була, очрашулар үткәрелә, яңа китаплар тәкъдир ителә. 15 февральдә, шагыйрьнең туган көнендә, көндезге сәгать икедә «Җәлил варисларына» дип исемләнгән яңа китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелә. Китап кече яшьтәге мәктәп балаларына адресланган, ул уку-укыту басмасы буларак тәкъдим ителә. Әлеге китап бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган. Җыентыкта М.Җәлил шигырьләре белән беррәттән, аның биографиясеннән аерым сәхифәләр, кроссвордлар, ребуслар, интеллектуаль уеннар, биремнәр бар. Китап Муса Җәлил музей-фатиры экспозиясенең фотолары белән тулыландырылган. Бу басма Татарстан китап нәшриятендә «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм йөзеннән чыгарылган. Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова журналистлар белән әңгәмә вакытында: «…шагыйрь турында хәтер – ул аның китаплары», — дип ассызыклаган иде. Шунысы куанычлы, Муса Җәлилнең төрле форматтагы җыентыклары һәрбер укучының мәнфәгатен истә тотып басылып тора. Яңа китапны тәкъдир итү кичәсендә Татарстан китап нәшриятенең баш мөхәррире Ленар Шәехов, төзүче-авторы Рифат Сәлахов, бизәлеш мөхәррире Миләүшә Вазиева катнашалар. Кичә татар гимназияләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Кунаклар алдында М.Сәлимжанов исемендәге Актерлар йорты каршындагы «Нур» балалар коллективы, 5 нче номерлы музыка мәктәбе, 26 лицей, 31 мәктәп укучылары чыгыш ясаячаклар. Шагыйрь туган көнендә, елдагыча, музейда шигырьләр һәм җырлар яңгырар, кунаклар күп булыр…

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев