Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды

Кичә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты бинасы каршында "Җәйге төндә фән" фестивале ачылды. Чара ачылу тантанасында ТР вице-премьеры - Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов, шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туганы барон Александр фон Гревениц катнашты. Бүген Казанда яшәүчеләр гуманитар фәннәр белән якыннанрак таныша ала. Казан университеты ректоры Илшат Гафуров сөйләвенчә, «PRO наука в КФУ» циклы җәмгыятьне борчыган проблемаларга багышлана. КФУ динамик рәвештә үсеш ала, чарага килүчеләр вузда нәрсә барганын белә ала, диде ул. "Лекцияләрнең гуманитар блогы Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр, Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү, Педагогика һәм психология институтларына багышлана. "Сезнең һәрберегез лаборатория, аудиторияләрендә була ала, галимнәр, аспирантлар белән аралаша һәм барысын да үз күзләрегез белән күрә аласыз", - дип билгеләп үтте И. Гафуров. Киләсе лекцияләр циклы бер атнадан булачак һәм табигый фәнни юнәлешкә багышланачак. "Казан төрле өлкәләрдә төрле формада белем алу буенча бай. Шәһәрнең борынгы вузларының берсе мондый чара үткәреп яшь, креатив һәм юмарт булуын күрсәтә", - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Дамир Фәттахов. Ул шулай ук мондый чараны шәһәр паркларында үткәрергә тәкъдим итте. Казанлылар «Филология һәм мәдәният», «Татаристика», «Тарих һәм көнчыгышны өйрәнү» һәм «Психология» юнәлешләре буенча лекция тыңлый алалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев