Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда JadidFest заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

24 декабрьдә Казанда JadidFest заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Фестиваль «Смена» заманча мәдәният үзәгендә 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар үзләренең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә. Фестивальдә берничә мәйданчык эшләячәк. Дизайн-маркет зонасында җирле дизайнерларның милли эшләнмәләрен сатып алырга мөмкин булачак, ә лекторийда татар халкы, Казан тарихы һәм аның легендалары хакында сөйләячәкләр. Балалар зонасында исә фәнни слэмнар оештырыла, шулай ук татар теленә өйрәтү буенча мастер-класслар үтәчәк. Быел фестивальдә Идел буе татарлары, татар «альтернатив» музыкасы, шулай ук Камал театрының реклама бүлеге җитәкчесе Инсаф Хәмитов коллекциясендәге көйләр яңгыраячак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев