Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Иван Грозныйга һәйкәл куелырга мөмкин

Орел шәһәрендә куелган Иван Грозный һәйкәле үрнәгендә, Казанда, Мәскүдә һәм Коломнада да шундый ук һәйкәл урнаштырырга тәкъдим итәләр. Бу хакта Православ хоругвь йөртүчеләр берлеге башлыгы Леонид Симонович-Никшич җиткергән, дип хәбәр итә «Лента.ру».

Россия башкаласында һәйкәлне Лубян мәйданында урнаштырырга мөмкиннәр. 4 ноябрьдә Владимир өлкәсе Александров шәһәрендә Иван IV кә һәйкәл ачу планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә Орелда  шәһәрдә нигез салучы саналган Иван Грозныйга һәйкәл ачылды. Аны шәһәрнең борынгы биналарының берсе булган Богоявленский соборы янында урнаштырганнар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев