Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда IV Халыкара "Сандугач-Соловей" бәйгесе оештырылачак

2017 елның 1-3 мартында вокалчыларның IV Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесе үтәчәк. Бәйгенең инициаторы - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, профессор Венера Ганиева. Бәйге күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу, иҗади коллективлар арасында тәҗрибә туплау, милләтара иҗади дуслыкны ныгыту максатыннан үткәрелә, дип хәбәр итә Казан дәүләт Мәдәният институтының рәсми сайты. Бәйгедә катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән гомумбелем мәктәпләрендә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, югары уку йортларында укучылар, үзешчән сәнгатьтә катнашучы коллективлар (солистлар, дуэтлар, вокаль ансамбльләр) чакырыла. Фестиваль быел 1-3 мартта Казан дәүләт Мәдәният институтының концертлар залында узачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев