Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда IV Бөтендөнья урам киносы фестивале үткәрелә

25 июнь көнне Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе теләктәшлегендә Горький исемендәге паркта IV Бөтендөнья урам киносы фестивале узачак. Тамашачылар зур экранда Россия һәм Татарстан режиссерларының иң яхшы кыска метражлы фильмнарын күрә алачак. Татарстан киносын режиссер Тимур Садыйковның «Как вызвать дьявола в домашних условиях», режиссер Илшат Рәхимбайның «Не верю»,  режиссер Салават Юзеевның «Пельмени» (Татарометражкалар циклыннан) картиналары тәкъдим итәчәк. Искәртеп узабыз: Урам киносы фестивале 2014 елда ерак Көнчыгышта Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлаган коммерцияле булмаган проект санала. Өч ел эчендә проект ике дөнья рекорды куярга, 20 мең километрдан артык юл узарга һәм миллионнан күбрәк тамашачы җыярга өлгерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев