Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Испаниянең виза үзәге ачылды

1 февральдә BLS International компаниясе Казанда Испаниянең виза үзәген ачты. Шундый ук үзәкләр Екатеринбург, Новосибирск һәм Ростов-на-Донуда барлыкка килде. Элек ай ярым вакыт дәвамында Испан шенгенен бары Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта гына алырга мөмкин иде. Бу хакта Россия туристик операторлары Ассоциациясе (АТОР) хәбәр итә. Искәртеп үтик, 2016 елның 17 декабрендә VFS Global операторы алышыну сәбәпле, Россиядәге күп илләрнең Шенген виза операторы Россиядә испан дипломатик миссиясе исеменнән виза алуга документлар кабул итми башлады. Казанда үзәк М. Сәлимҗанов урамы, 2в йорты адресы буенча эшләячәк. АТОР мәгълүматлары буенча, 2016 ел йомгаклары нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Испаниядә миллионнан артык россияле булган, бу 2015 елга караганда 2,2 процентка артыграк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев