Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Иске Татар бистәсе бренды"н сурәтләү буенча ачык иҗади конкурс игълан ителде

Эшләр 8 майга кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. "Иске Татар бистәсе бренды" сурәтен булдыру һәм халык арасында популяштыру бу территориянең танырлык уңай имиджын формалаштыруга һәм эчке, тышкы туристик хезмәт күрсәтү базарында туристлык индустриясе территориясен киңәйтүгә юнәлдерелгән. Конкурсны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты һәм Россия дизайнерлар Берлегенең Татарстан бүлекчәсе ярдәмендә "Иске шәһәр" префектурасысы оештыра. Конкурс ике этаптан торачак. Беренче этапта, 8 майга кадәр, иҗади хезмәтләр кабул ителә. Конкурста катнашырга теләүчеләр үз эшләрен a.kordonchik@tatar.ru электрон почтасы буенча җибәрә ала. Шулай ук түбәндәге почта адресы буенча да юлларга мөмкин: Казан ш., Ш. Мәрҗани ур., 40/1, Казан шәһәре Башкарма комитетының "Иске шәһәр" префектурасы. Аннары 10-15 майда тәкъдим ителгән проектларны конкурс комиссиясе бәяләячәк. Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 эш сайлап алыначак. Икенче этапта, 16 майдан 16 июньгә кадәр, иң яхшы проект өчен онлайн-тавыш бирү үтәчәк. Җиңүче һәм призерланы бүләкләү 22 июнь көнне узачак. Әйтергә кирәк, җиңүче диплом һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. 2нче һәм 3нче урыннар яулаган призерларны дипломнар һәм призлар белән бүләкләячәкләр. Бәйгесенең нигезләмәсе "Иске шәһәр" префектурасы һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты сайтында басылып чыккан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев