Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Илһамият – Илһамга" дип аталган искә алу концерты узачак

Концертта Илһам Шакиров белән бер чорда иҗат иткән җырчылар, артистлар катнаша.

2002 елдан алып ел саен 15 февральдә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе Илһам Шакировның туган көн концертын уздыру Татар дәүләт филармониясенең традициясенә әверелгән иде. Быел ул концерт ҖЫРЧЫның якты истәлегенә багышлана... Туган көненә нәкъ бер ай кала Илһам ага бакыйлыкка күчте...

2019 елның 15 февралендә Татар дәүләт филармониясендә узачак «Илһамият – Илһамга» дип аталган искә алу концертында Илһам Шакиров белән бер чорда иҗат иткән җырчылар, артистлар катнаша.

 

 Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев