Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда икенче Россиякүләм географик диктант яздылар

Кичә Казан федераль университетның идарә итү, икътисад һәм финанслар институтында икенче Россиякүләм географик диктант яздылар. Диктант Россиянең 85 төбәгендә үткәрелде. Бу чарада теләгән һәркем үз көчен сынап карый алды. Катнашучыларның яшьләренә һәм белемнәренә игътибар ителмәде.

Диктант 30 биремнән торган, аларны чишүгә 45 минут вакыт бирелгән.

Биремнәр өч өлешкә бүленгән иде. Беренчесе – географик атамаларны һәм терминнарны, икенчесе - картада географик объектларның урнашуын, өченчесе әдәби әсәрләрдән өзекләр буенча георгафик объектларны белү тикшерелә. Максималь бәя 100 балл.

Сораулар катлаулы түгел, алар гомуми күзаллауга юнәлтелгән. Алар әзерләнү дәрәҗәсе нинди булуына карамастан, һәркемгә кызыклы дип табылыр”, - дип билгеләп үтте Идарә итү, икътисад һәм финанслар институтының белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары Светлана Котенкова.

Акциянең шарты - анонимлык. Диктантта катнашучы бланкларда үз исемен, яки тәхәллүсен күрсәтә ала. Һәр катнашучыга шәхси номер бирелә. Әлеге номерлар ярдәмендә катнашучылар үз нәтиҗәләрен 25 декабрьгә кадәр Рус географик җәмгыять сайтында белә алачак.

Искә төшерик: диктант язу Рус географик җәмгыятенең попечительлек советы рәисе, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин тәкъдиме белән оештырылган. Әлеге чара халыкның географик белемнәрен тикшерү һәм география мәсьәләләренә игътибар юнәлтү максатыннан чыгып эшләнә. Беренче тапкыр диктант 1 ноябрьдә 2015 елда узган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев