Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда "Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак

4 апрельдә Казанда Диния нәзарәте бинасында «Идел-Урал төбәгендә тасаввуф традицияләре» дигән темага «Икенче Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә, – дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге. Укулар икенче тапкыр оештырыла һәм күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның (1896-1995) истәлегенә багышлана. Чарада Татарстанның һәм Россиянең танылган дин һәм фән эшлеклеләре катнашуы көтелә. Аерым алганда, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия меселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Мәскәү үзәк төбәге һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, шәех Габдеррәззак әс-Сагди катнашачак. Сәламләү сүзләре һәм докладлар белән Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Нурлат районы һәм дини мөселман оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Әхмәдзәки хәзрәтнең туганнары чыгыш ясаячак. Фәнни эзләнүләре белән мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәмәтшин, Дагыстан ислам университетының тарих кафедрасы мөдире Мөрадулла хәзрәт Дадаев, Берләшкән дәүләтләр бердәмлеге илләре Институтының исламны өйрәнү бүлеге мөдире Илдар Сәфәргалиев, академик Индус Таһиров һәм Татарстанның мөселман уку йорталары мөгаллимнәре, җитәкчеләре бүлешәчәк. Конференциядә катнашучылар игътибарына Татарстанда дини традицияләрне тергезү проблемалары, татар шәехләренең Дагыстанда суфийчылыкны үстерүгә керткән өлеше, интернетта суфичылык мәсьәләләрен яктырту һәм башка җитди темаларга чыгышлар тәкъдим ителәчәк. Конференциянең темасы шактый үзенчәлекле булуга карамастан, ул киң җәмәгатьчелек өчен кызыклы булачак, чөнки Россиядә суфичылык мәсьәләләре актуаль булып кала. Шул ук көнне конференциядә катнашучылар Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның каберен зиарат кылачак. Белешмә өчен: Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) – совет чорының күренекле дин эшлеклесе. Ул революциягә кадәрге билгеле Кизләү мәдрәсәсендә белем алган. 1970-1990 елларда, ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер Мәрҗани мәчетендә имам, 1980 елдан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы була. Дин юлында гомере буе армый-талмый хезмәт иткән, 1920 еллар башында Күлбай Мораса авылында имамлык иткән мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәхси әйберләре авыл музеенда саклана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев